Менделеевскида суд төзәтү эшләреннән баш тарткан ирне колониягә озатты

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Менделеевск районы прокуратурасы җинаять-башкарма инспекциянең 30 яшьлек хөкем ителүчегә  билгеләнгән төзәтү эшләрен  иректән мәхрүм итүгә алыштыру турындагы күрсәтмәсен хуплады.

Ир урлаган өчен хөкем ителгән ( РФ ҖК 158 ст. 2 өлеше "а", "б" пунктчасы). Аңа хезмәт хакының 10% ын дәүләт табышына тотып калып, 7 ай 6 көн төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнә. Җәзане үтәү өчен ул «Автобат» ҖЧҖнә җибәрелә, әмма эшкә керешми.

Суд ир-атка төзәтү эшләре рәвешендәге  җәзаны 1 айда 7 көнгә  катгый режимлы колониядә утыру белән алыштырган.

Суд карары законлы көченә кермәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International