Менделеевск районы прокуратурасы җирле 40 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд хатын-кызны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлеше "г" п. каралган җинаять кылуда (банк счетыннан акча урлау) гаепле дип тапкан.
Судта 2021 елның сентябрендә, танышының ышанычыннан файдаланып, аның банк картасына ия булуы ачыклана. Көн дәвамында ул картадан 26 мең сум акча алган һәм шәхси ихтыяҗларына тоткан.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.
Суд хатын-кызны 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Хөкем карары законлы көченә керде.