Менделеевск районы прокуроры өлкән сыйныф укучыларына интернетта банк карталары белән мошенниклык турында сөйләде

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Менделеевск районы прокуроры Ришат Шакиров 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 - 11нче сыйныф укучылары белән очрашты, интернет-мошенниклык турында лекция укыды. Чара хокукый грамоталылыкны үстерү максатыннан үткәрелде.

Районның күзәтчелек ведомствосы җитәкчесе 2021 елда Менделеевскида яшәүчеләрнең интернет челтәрен кулланып 13 миллион сумга якын акчаларын урлау турында сөйләде. Мошенниклык гамәлләре акча чараларын картадан картага җинаятьчеләр исәбенә  күчерүгә юнәлдерелгән. Үз иминлегеңне саклау өчен акча операцияләре вакытында уяу булырга, банк карталары турындагы мәгълүматларны таратмаска кирәк.

Соңыннан спикер өлкән сыйныф укучылары сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International