Армиядән качып йөргән өчен Менделеевскида яшәүче егеткә карата җинаять эше кузгатылды

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 2 февралендә Менделеевск район суды районыбызда яшәүчегә карата җинаять эше буенча карар чыгарды.

2022 елның 2 февралендә Менделеевск район суды районыбызда яшәүче гражданин П.га  карата җинаять эше буенча карар чыгарды. Хәрби хезмәтен үтәүдән гражданинның китү факты буенча  җинаять эше кузгату турында үтенеч белән Менделеевск районы буенча чакыру комиссиясе чыкты . Бу җинаять-җәзага тартыла торган гамәл булып тора һәм, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлеше нигезендә, штраф, мәҗбүри эшләр, кулга алу яки иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны күздә тота. Гражданинга П.га 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде, ул билгеләнгән вакытка дәүләт кеременә түләячәк, шуннан соң яңадан хәрби хезмәткә чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International