Кием ачык-зәңгәр дизайнда, дизайн-код кулланып, Ушковлар плиткасы бизәкләре белән эшләнгән. Бу футболкалар, поло, капюшонлы толстовкалар, кышкы курткалар. Барлык кием-салым Чаллыда Print Shop тегү производствосында тегелгән.
Брендлы киемне Менделеевск музее базасындагы фирма кибетендә сатачаклар. Якын арада бүләк җыелмалары, канцелярия товарлары да пәйда булачак.