1 нче кагыйдә. Кулларны сабын белән ешрак юыгыз. Бу- вируслы инфекция, грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның мөһим чарасы. Сабын вирусларны бетерә.Әгәр кулларны сабын белән юу мөмкинлеге булмаса, вируска каршы тәэсирле дезинфекция чараларыннан (спрейлар, гельләр, салфеткалар) файдаланыгыз. Аларны кулланганда куллану инструкциясенә игътибар итегез!
Көнкүреш юу чараларын кулланып, өслекләрне чистартыгыз һәм дезинфекцияләгез.
Өслекне сөртү һәм даими дезинфекцияләү (өстәлләр, ишек тоткалары, урындыклар, гаджетлар һ. б.) вирусларны юк итә.
2 нче кагыйдә. Ара ераклыгын һәм этикетны саклагыз
Вируслар авыру кешедән сәламәт кешегә һава-тамчылары аша, еш кына төчкергәндә, йөткергәндә, аралашканда тапшырыла, шуңа күрә бер-береңнән ким дигәндә 1,5 метр араны сакларга кирәк.
Кулларыгыз белән күзегезне, борыныгызны яки авызыгызны сөртмәгез. Алар аша коронавирус һәм башка инфекцияләр кеше организмына эләгә. Инфекция яки инфекция куркынычы булганда саклау битлеге киегез. Йөткерү, төчкерү вакытында авызны һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән капларга, һәм кулланганнан соң ташларга кирәк. Салфеткалар булмаганда авызны һәм борынны терсәк белән дә каплау рөхсәт ителә.
Мөмкин булганда, кешеләр җыелган урыннарга йөрүдән баш тартырга кирәк.
3 нче кагыйдә. Сулыш органнарын медицина битлеге ярдәмендә саклагыз
Медицина битлеге - вируслар таралуга комачаулый торган чараларның берсе.
Сулыш органнарын саклау өчен медицина битлекләре түбәндәге очракларда файдаланыла:
- җәмәгать транспортында йөргәндә, кибетләрдә, даруханәләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә, төрле учреждениеләрдә һәм халык күп җыелган урыннарда;
- авыруларны караганда;
- респиратор вируслы инфекциясе билгеләре булган затлар белән аралашканда;
- һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган теләсә нинди инфекция белән йоктыру куркынычы булганда.
Битлекне ничек дөрес кияргә?
Маскалар төрле булырга мөмкин. Алар бер тапкыр гына яки күп тапкырлар кулланыла торган. Масканы теләсә кайсы ягы белән биткә кияргә мөмкин. Үзеңне йоктырудан саклау өчен, аны дөрес кию бик мөһим:
- битлек ныгытылырга, бушлык калдырмыйча, авызны һәм борынны әйбәтләп каплап торырга тиеш;
- битлек өслегенә кагылмаска тырышыгыз, әгәр дә сез аңа кагылгансыз икән, кулларны яхшылап сабынлап юыгыз яки спирт белән эшкәртегез;
- дымлы яисә туңган битлекне яңа корыга алыштырырга кирәк;
- бер тапкыр кулланыла торган битлекне кабат кулланмагыз;
- файдаланылган бер тапкыр кулланыла торган битлекне кичекмәстән ташларга кирәк.
Авыруны караганда, һәм карап бетергәч, битлекне кичекмәстән салырга, кичекмәстән һәм җентекләп кулларны юарга кирәк.
4 нче кагыйдә. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз
Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра. Яшегезгә карап һәм табиб киңәшләре нигезендә сәламәт көн режимын саклагыз. Иммунунитетны күтәрү өчен саф һавада йөреп кайту яки спорт белән шөгыльләнү (әгәр дә яраса), аксымнарга, витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай азык-төлек продуктларын куллану зарур.
5 нче кагыйдә. вируслы инфекция, грипп, коронавирус инфекциясе йоктырган очракта нишләргә?
Өйдә калыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез.
Табибның күрсәтмәләрен төгәл үтәгез.