Менделеевск районында 38 яшьлек рецидивист кабат исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителде

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Менделеевск районы прокуратурасы элек хөкем ителгән җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд 38 яшьлек ир-атны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта 2021 елның 9 декабрендә хөкем ителүченең, автомобильдә исерек килеш, крестьян хуҗалыгы фермасы территориясендә   хәрәкәт итүе ачыклана. Күпмедер вакытта шоферны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан һәм исерек булуына тикшерү узарга тәкъдим иткән, тик тегесе баш тарткан. Элегрәк ирне исерек килеш йөргән өчен берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартканнар инде.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаятьләрнең рецидивын исәпкә алып, суд гаеплене  ирегеннән мәхрүм итеп елда өч айга катгый режимлы колониягә җибәрергә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 4 елга мәхрүм итәргә карар итте  .

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International