3 нче мәктәпнең 3 сыйныфында ремонт эшләре бара

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Менделеевскиның 3 нче мәктәбендә "Аммоний" АҖ ярдәме белән химия, физика һәм биология  сыйныфларында ремонт эшләре тулы куәтенә бара.

Ремонт эшләрен февраль уртасына төгәлләү планлаштырыла. Ә сыйныфлар ачылган көнне 9-11 сыйныф укучылары арасында химия буенча гениаль рус галиме Дмитрий Иванович Менделеевның тууына 188 ел тулуга багышланган муниципаль олимпиада уздырылачак.

Киләчәктә 3 мәктәп базасында химия-биология юнәлешендәге «Аммоний» лицее булдырырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International