Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ннән 2022 елның 4 феврале 18 сәгатьтән 5 феврале 06.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 5 февралендә төнлә урыны белән көчле кар көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, юлларда кар көртләре.
Көчле буран вакытында нәрсә эшләргә?
Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз Ялгыз чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә, кая баруыгыз һәм кайчан кире әйләнеп кайтуыгыз турында әйтеп китегез. Автомобильдә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә була. Машинадан чыкканда аннан читкә китмәгез, күренеп торырлык булсын.. Юлда тукталгач, кисәтү сигналын өзек тавыш белән бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, автомобильдә утырып ярдәм көтегез. Шул ук вакытта угар газы белән агулануны булдырмас өчен пыяланы ачып, җилләтүне тәэмин итеп, моторны кабызып калдырырга мөмкин. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентлашуны югалтсагыз, беренче туры килгән йортка керегез, урнашу урынын ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнен көтеп калыгыз. Әгәр сезнең хәлегез бетсә, ышыклану урыны табыгыз һәм шунда калыгыз. Сезнең өчен таныш булмаган кешеләр белән элемтәдә игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки мондый вакытларда автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт урыннарыннан урлау очраклары кискен арта.
Машина йөртүчеләргә
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга ниятләүчеләргә үз автомобильләренең техник торышына аеруча игътибар бирергә кирәк. Сәфәр вакытына карап якындагы тәүлекләргә һава торышы фаразын белешегез. Елның салкын вакытында ерак юлга чыгар алдыннан автомобильнең җылылык изоляциясе турында кайгыртырга кирәк. Сәфәр алдыннан двигательнең һәм аккумуляторның эшләвен тикшерегез, җитәрлек күләмдә ягулык тутырыгыз, сыйфатлы антифриз алыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмау мөһим, чөнки сыйфатсыз ягулык көтелмәгән хәлләр килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Алдан ук җылы киемнәр һәм азык-төлек туплау хәстәрен күререгә кирәк, кәрәзле телефон өчен заряд җайланмасын алырга онытмагыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.