Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2022 елның 6 феврале, якшәмбе

 Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ннән 2022 елның  6 феврале 18 сәгатьтән  7 феврале 11 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 7 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.

Томан вакытында

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен тоткарлыклардан сакланырга, тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта да  сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International