Саф Һавада күңелле стартлар

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

5 февраль көнне Менделеевск районында игълан ителгән спорт елы кысаларында Песәй авыл китапханәсе Песәй урта мәктәбе белән берлектә «Сәламәт тәндә – сәламәт рух»дигән девиз астында сәламәтлек көне үткәрделәр.

Сәламәтлек көне иртәнге зарядка белән башланды. Аннан соң 1-11 сыйныф укучылары өчен саф һавада күңелле стартлар үткәрелде. Командалар җитезлектә, тизлектә ярыштылар. Җиңелүчеләр булмады,Уен нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Барысы да көнк буена җитәрлек күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International