Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 7 феврале 20.00 сәгатьтән 8 феврале 10.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ннән 2022 елның  7 феврале 20 сәгатьтән  8 феврале 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 8 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Томан вакытында

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен тоткарлыклардан сакланырга, тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International