Монай авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Керәшеннәр - көчле, бердәм халык»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук, Менделеевск районында керәшен мәдәнияте айлыгы һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан фольклор почмагы ясалган, анда керәшеннәрнең көнкүреш әйберләре җыелган һәм тәкъдим ителгән.
2 февраль көнне мәдәният йорты иҗат коллективлары өчен танып-белү әңгәмәсе үткәрелде, анда катнашучылар керәшеннәрнең гореф-гадәтләре һәм көнкүреше турында белделәр.