"Кадрлар резервы. Республика командасы" республика проекты

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

2009 елдан Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» белән берлектә «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектын тормышка ашыра.

Ел саен проектта Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге барлык социаль - демографик төркем вәкилләре катнаша. Кандидатлар берничә сайлап алу этапларын узалар: сайтта гариза тутыру www.rezervrt.ru - тест һәм экспертлар белән күзгә-күз сөйләшү. Сайлап алу мотивацияне, катнашуның максатын, лидерлык потенциалын, команда белән эшләү күнекмәләрен һәм катнашучыларның стандарт булмаган фикерләвен билгеләргә мөмкинлек бирә.

"Кадрлар резервы. Республика командасы-Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен кадрлар формалаштыру һәм үстерү бурычы торган проект. Әлеге проект яшьләр белән эшләү буенча белгечләрнең төп компетенцияләрен үстерергә ярдәм итәргә тиеш.

Анда Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәргеләр катнаша ала.

Гаризалар кабул итү кампаниясе 2022 елның 30 гыйнварына кадәр түбәндәге сайтта дәвам итәчәк: https://rezervrt.ru/

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елгы форум кампаниясендә проектның төрле сезоннарын тәмамлаучылар 4 401 700 сумлык грантлар оттылар һәм Татарстан Республикасына алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International