Мәскәүдән «Яңа исемнәр» хәйрия фонды укытучылары Яр Чаллы һәм Кама аръягы сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класслар үткәрәчәк.
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ярдәме белән мастер-классларда катнашырга Чаллы сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр генә түгел, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарыннан да сәләтле балалар чакырылган.
"Менә инде берничә ел Чаллыда РФ халык артисты, "Яңа исемнәр" хәйрия фонды Президенты Денис Мацуев белән берлектә без округның яшь талантлары өчен укыту модульләрен оештырабыз. Мин чын күңелдән ышанам, мондый чараларда балаларның катнашуы аларга алга таба үзенә тормышта урын табарга, иҗади үсешкә, яңа үрләргә рухландырырга сәләтле», - диде Әлфия Когогина.
"Район сәнгать мәктәпләре һәм мәдәният бүлекләре вәкилләре белән эшлекле киңәшмә уздырдык, анда мастер-классларга әзерлеккә кагылышлы барлык сорауларга җавап бирелде", - дип шәрехләде парламентарий.
Быел фортепиано, баян/аккордеон, академик вокал һәм рәсем сәнгате кебек белгечлекләр буенча дәресләр оештырылачак. Моннан тыш, Иветта Воронова исемендәге "Яңа исемнәр" хәйрия фондының стипендиясен алуга конкурс сайлавы узачак.