Район җитәкчесе Радмир Беляев үзәк район хастаханәсендә булды

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Радмир Илдар улы Башкарма комитет вәкилләре белән бергә фильтр-боксны, кабул итү бүлмәсен, өлкәннәр һәм балалар поликлиникасын карады.

Район җитәкчесе Радмир Беляев баш табиб урынбасары Нияз Гайнетдинов белән эш кабинетларын карады, фильтр-бокста пациентларны ничек кабул итүләрен тикшерде һәм медицина персоналы белән аралашты.

Шәһәр башлыгы халыкны ревакцинациягә чакыруда табибларга өстәмә ярдәм оештыру турында йөкләмә бирде.

Үзәк район хастаханәсендә көнгә 60-70 кеше прививка ясата. Шәһәр поликлиникасында Спутник-V һәм Спутник-Лайт вакцинасы белән прививка ясарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International