Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2022 елның 16 февралендә эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарындагы территориаль бүлеге (алга таба - идарә) үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 16 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр
Эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында бердәм “Ачык ишекләр” көнендә эшмәкәрләрне кабул итү 8(85557)7-53-33 телефоны номерына алдан язылу буенча гамәлгә ашырылачак.
“Ачык ишекләр”нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан сакланып калуның иң яхшы ысулы!