Ковид-19 яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын кисәтү, грипп һәм вируслы инфекция белән авыручыларның сезонлы артуы шартларында Роспотребнадзор Ковид-19 һәм грипп белән бергә йогышлану турында искәртә. Бу шактый авыр кичерүләргә һәм начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Моны булдырмас өчен, профилактика кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә.
1. Бер үк вакытта COVID-19 һәм грипп белән чирләсәм, авыру ничек уза? Ул күпмегә сузыла?
Сулыш системасын зарарлый торган ике вирусның кушылуы, кагыйдә буларак, авыруның авыр узуына һәм озак вакытка сузылуына китерә. Әмма, күренешләрнең авырлыгына һәм аларның дәвамлылыгына күп кенә башка факторлар йогынты ясый: вакцинация, пациентның яше, хроник авырулары булу, дәвалауның дөрес һәм үз вакытында башкарылуы. Әгәр кеше коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцина ясаткан икән, ачыкланган симптомнарны авыр кичерү ихтималы бик аз, авыру да тизрәк уза. Бер яшькә кадәрге балаларның һәм өлкән яшьтәгеләрнең, йөрәк-кан тамырлары яки бронхо-үпкә патологиясе, шикәр чире булган кешеләрнең авыруы озак вакыт узу куркынычы күпкә югарырак.
2. Россиядә коронавирус һәм грипп белән бер үк вакытта зарарлану очраклары булдымы?
SARS-CoV-2 коронавирусы һәм грипп белән бер үк вакытта ачыклау очраклары галимнәргә пандемия башланганнан бирле диярлек билгеле. Аларны төрле илләрдә, шул исәптән Россиядә дә теркәделәр. Шундый очракларның берсе-2020 елның елның март-апрель айларында Нью-йоркта яшәүчеләрдә теркәлгән. Шулай ук Россия Федерациясендә ачыкланган әлеге ике вирусны бергә йоктыру белән пациентлар турында да хәбәрләр булды: әйтик, 2021 елның октябрендә Севастополь шәһәрендә авыручы йөкле хатын-кызның бер үк вакытта грипп вирусын да, SARS-CoV-2 вирусын да таптылар.
3. Кешенең бер үк вакытта грипп һәм коронавирус белән дә зарарлануын ничек аңларга? Нинди дә булса үзенчәлекле симптомнар бармы?
Ике вирус белән бер үк вакытта зарарлануны лаборатория диагностикасыннан башка билгеләү җиңел түгел. Грипп өчен симптомнарның бик тиз үсүе хас: берничә сәгать эчендә тән температурасы 38-39 градуска кадәр һәм аннан да күбрәк күтәрелә, баш авырту, мускулларда сызлау барлыкка килә. Коронавирус йогышы вакытында авыру билгеләре акрынлап үсә. Әгәр дә күпмедер вакыт арасында алдагы симптомнарга ис сизү югала тәм-тойгылар үзгәрә икән, инфекциянең кушылу ихтималы зур. Омикрон варианты белән зарарлану очракларында Ковид-19 инфекциясенә хас булган ис сизүне һәм тәм тоюны югалту сирәк теркәлә.
4. Бер үк вакытта Ковид-19 һәм грипп белән авырсам, мине ничек дәвалаячаклар?
Дөрес дәвалауны, симптомнарга карап, пациентның яшен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып, табиб кына билгели ала. Теләсә кайсы очракта да дәвалауны мөмкин кадәр тизрәк башларга, киңәшләрне төгәл үтәргә, препаратларны кабул итү дозасына һәм вакытына игътибар итәргә кирәк. Күпчелек очракта, тиешле коронавирусны ачыклаганда, өстәмә препаратлар кирәк булмаячак, чөнки Ковид-19 вакытында кулланыла торган киң спектрдагы вируска каршы препаратлар ике вируска каршы эшли. Күбрәк эчәргә киңәш ителә. Лайлалы тышчаларда булган вируслар санын киметү өчен тамакны ешрак чайкарга һәм борынны табиб тәкъдим иткән эретмәләр белән юдырырга кирәк.
5. Беренче чиратта кемнәр чирли? Нинди профилактика чаралары яхшырак?
Вакцина ясатмаган кешеләрдә, битлек кимичә кеше күп булган урыннарга йөрүчеләрдә (җәмәгать транспортында, бию залларында, касса яннарында) бер үк вакытта ике вирус йоктыру ихтималы аеруча зур. Шулай ук педагогларның һәм медицина хезмәткәрләренең дә зарарлану куркынычы зур. Бүгенге көндә вакытында вакцинация һәм ревакцинация, саклагыч битлекләрдән һәм респираторлардан дөрес файдаланганда, социаль дистанцияне үтәгәндә, кулларны вакытында юганда һәм дезинфекция чараларыннан файдаланганда зарарлану куркынычын минималь дәрәҗәгә кадәр киметергә мөмкин.