Роспотребнадзор: мобиль җайланмаларны дезинфекцияләү турында

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Мобиль телефон -  төрле йогышлы авыруларны кузгатучы бактерияләрнең һәм вирусларның төп чыганакларыннан берсе булырга мөмкин.

Бу ничек килеп чыга? Берничә төп сәбәп бар:


- Кәрәзле телефон еш кына кулдан кулга тапшырыла, һәм телефон хуҗасы да аны һәрвакытта да әле яңа гына юылган кул белән ала алмый.


- мобиль телефон сөйләшкәндә биткә бөтенләй якын китерелә;


- гаджетларның күп кенә хуҗалары, зарар китерүдән куркып, аларны беркайчан да чистартмыйлар;


- Күпләр үзләре белән кәрәзле телефоннарны бәдрәфкә ала, ә анда инфекция кузгатучы бактерияләр үрчү өчен иң уңайлы урын.

Гриппны, башка вируслы ресиратор инфекцияләрне һәм, аерым алганда, COVID-19 коронавирус инфекциясен таратучы буларак, кәрәзле телефон аеруча мөһим роль уйнарга мөмкин.

Инфекцияне ничек булдырмаска?

Беренчесе: җәмәгать урыннарында һәм бәдрәфтә булганнан соң, кулларны 20 секунд эчендә җентекләп юарга, шуннан соң аларны корытканчы бер тапкыр кулланыла торган кәгазь сөлге белән сөртергә. Үзең белән антисептик салфеткалар яки сыеклык чаралары да белән дә кулларның чисталыгын сакларга була.

Икенчесе: телефонны антисептик чаралар белән даими рәвештә сөртергә кирәк, бигрәк тә гаджет корпусының биткә тиеп торган өлешен. Әгәр телефонның тышы бар икән, аны сөрткән чакта салдырырга һәм аерым сөртергә кирәк (ә иң яхшысы, аннан башка йөртергә кирәк)

Грипп һәм ОРВИ инфекцияләренә каршы тору өчен составында спирт булган салфеткалар һәм гельләр куллану яхшырак.

Телефонны  ачык һавада, җәмәгать транспортында һ.б. булганнан соң да, эш көне тәмамланганнан соң да сөртергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International