Менделеевск шәһәрендә массакүләм чаңгы ярышында иң өлкән һәм иң яшь катнашучыны сайладылар

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

"Татарстан чаңгы юлы" ярышларында 350 Менделеевлы катнашты.

Беренче узышта җитәкчеләр, шәһәр Башкарма комитеты, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Икенче узыш массакүләм булды, ә өченче узыш 5 км дистанциягә иң кыю һәм иң көчлеләр өчен  үтте.

Барлык катнашучыларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева сәламләде. Ул барысына да күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, яхшы кәеф теләде һәм чаңгы ярышларында җиңүчеләрне бүләкләде.

Иң яшь катнашучы кыз -Гусейнова Әминә.

Иң яшь катнашучы малай -Минеев Матвей.
Иң өлкән катнашучы ир-ат -Мухамадиев Камил Зәки улы.
Ярышларда иң өлкән катнашучы хатын-кыз -Пономарева Любовь Филипповна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International