С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында «Саф Һава» исемле чара узды, ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар циклын ачты.
Чараны Рузил хәзрәт Ихсанов алып барды.
Бәйрәмдә менделеевлыларны район җитәкчесе исеменнән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева сәламләде. Шулай ук җыелучыларны Менделеевск Имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев котлады.
Бәйрәмдә менделеевлыларны хаҗрәтләрдән вәгазьләр һәм файдалы киңәшләр, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен кызыклы кышкы уеннар, кул эшләнмәләре ярминкәсе, тәмле чәйле авыл коймаклары һәм үзбәк пылавы көтте.
Менделеевскида мөселманнар өчен бистәдә "Хөсәен" мәчете ачылу бу елның төп вакыйгасы булачак. Һәркем әлеге вакыйгада катнаша һәм мәчет төзү өчен матди ярдәм күрсәтә ала.