Тхэквондо буенча 15-17 яшьлек яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында Идел буе федераль округы беренчелеге (БТФ)

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә 2022 елның 11-13 февралендә тхэквондо буенча 15-17 яшьлек яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Әлеге этапта 200 катнашучы исәпләнде.

“Батыр” спорт мәктәбе тәрбиячесе Миниханова Ралина 46 килограммга кадәр авырлык категориясендә 3 урынны яулады. Татарстан Республикасы гомумкомандалар арасында 2 урынны, Самара өлкәсе 1 урынны һәм Башкортостан Республикасы  3 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International