Роспотребнадзор: коронавирус детекторын эшләү турында

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең эпидемиология үзәге фәнни-тикшеренү институты галимнәре коронавирус детекторы- вирусның минималь концентрациясен ачыкларга мөмкинлек бирүче технология эшләгән. Әлеге эшләнмә ярдәмендә Ковид-19 диагнозын авыруның иң иртә стадияләрендә белергә мөмкин булачак.

Яңа коронавирус йогышы пандемиясе шартларында тестның сизгерлеге һәм нәтиҗә алганда оперативлык диагностик системаларның мөһим характеристикалары булып тора. Фәнни-тикшеренү институтының яңа эшләнмәсе әлеге таләпләргә тулысынча җавап бирә.

Уйлап табучыларның берсе, эксперименталь фармакология лабораториясе мөдире Александр Төмәнцев хәбәр иткәнчә, тәкъдим ителгән технология авыру янында  үк тиз арада диагностиканы үткәрергә мөмкинлек бирүче системаның нигезе булырга мөмкин. Мондый тест-система югары технологияле җиһазлар таләп итми. Бу исә— аны җитештерүгә зур чыгымнар кирәк булмауны, тик нәтиҗәләрне тиз арада алу мөмкинлеген аңлата

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International