Татарстанда Башкортстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән терлекчелек продукциясе кертүне тыйдылар

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Күрше төбәктә тилчә-ящур чире теркәлү белән бәйле карар кабул ителде.

Татарстанда Башкортостаннан һәм Оренбург өлкәсеннән терлекләр, терлек азыгы һәм терлекчелек продукциясе кертүне тыйдылар, шулай ук төбәккә керә торган әлеге продукциягә контрольне көчәйттеләр. Мондый карар 2021 елның 30 декабрендә йогышлы авыруларның Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабында кабул ителде.

Кабул итүне тыю Оренбург өлкәсенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында тилчә - хайваннарда да, кешеләрдә дә очрый торган вируслы авыру учагын теркәү белән бәйле.

Әйтергә кирәк, 2021 ел башыннан бу Россиядә тилчәне теркәүнең беренче очрагы.

Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан территориясендә тилчә вирусы алга таба да таралган очракта, Татарстан чигендә әлеге төбәкләр белән ветеринария-полиция постлары урнаштырылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International