Гаҗәп Менделеев

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Дмитрий Иванович Менделеевның туган көненә үзәк китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен «Гаҗәп Менделеев» дигән квиз-уен үткәрелде.

Чарада катнашучылар, ике командага бүленеп, Дмитрий Менделеев биографиясенә, аның ачышларына, химик элементларга кагылышлы белемнәрен тикшерделәр. Чара азагында командалар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнделәр. Уен С.Гассар исемендәге мәдәният сарае һәм Менделеевск шәһәре халыклар дуслыгы йорты белән берлектә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International