Зур сугышның кечкенә геройлары

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Турай авыл китапханәсе "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" исемле V Бөтенроссия акциясенә кушыла. Акцияне оештыручы - Талицк шәһәр округының  "Китапханә-мәгълүмат үзәге"  муниципаль казна учреждениесе.

Китапханәдә “Зур сугышның кечкенә геройлары” дигән китап уку сәгате үтте. Аның барышында балалар партизаннар хәрәкәтенең фашистларны тар-мар итүдә роле, медальләр тапшыруның тарихы, беренче бүләкләнгән батырлар - партизаннар турында белделәр. Разведчиклар, подпольщиклар һәм Бөек Ватан сугышы партизаннары турында “Көчле рухлылар” дигән күргәзмәгә тәкъдим ителгән иң яхшы әсәрләр белән таныштылар. Кичәдә Б. Лавреневның «Разведчик Вихров», Н. А. Надеждинаның «Партизанка Лара», А.Н. Печерскаяның «Дети – герои Великой Отечественной войны» әсәреннән өзекләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International