Иске Гришкин авыл китапханәсе галим-биолог, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың тууына 125 ел тулу уңаеннан «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» исемле VI төбәкара акциясенә кушылды. Акцияне оештыручы-Красносулино районы үзәк китапханәсе.
Яшь китап укучылар әкиятләр, хикәяләр һәм очерклар авторы Нина Михайловна Павлованың биографиясе белән таныштылар. Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Нина Павлованың яшел каләме»дип исемләнгән уку үткәрелде. «Мышонок заблудился», "Зимняя пирушка" дигән аудиоязмларын тыңладылар, Һәр тереклеккә сакчыл карарга кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар. Нина Павловна күп еллар В. Бианки белән хезмәттәшлек итте. Аның «Урман газетасы» китабында «Авыл календаре»рубрикасын алып барды. Аның "Урман газетасы" ннан "Бөреләр кайда кышлый?" дигән хикәясен укыдылар. Балалар барлык сорауларга да дөрес һәм кызыксынып җавап бирделәр.