Коронавирус йогышы белән көрәш дәвам итә

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә 3727 кешедә коронавирус ачыкланган, шуларның 324е-балалар. 416 авыру хастаханәгә озатылган, калганнары өйдә дәвалана. 6 кеше үлгән.

Соңгы тәүлектә коронавирус белән иң күп авыручылар Казанда-1846, Чаллыда — 563, Түбән Камада — 254, Әлмәттә — 252, Чистай районында 98  ачыкланган.

Менделеевск районында 1 гыйнвардан 14 февральгә кадәр коронавирус белән 116 кеше авырган. Районда күмәк иммунитет 50,7% тәшкил итте. Шулай ук вируслы инфекция  белән авыручылар саны 2 тапкырга кимегән, 24 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр 451 кеше, 7 февральдән 13 февральгә кадәр 251 очрак.

Хәзерге вәзгыятьтә өйдә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим: кулларны еш сабынлап юу, ашар алдыннан, күзгә, авыз һәм борынга кагылыр  алдыннан, бәдрәфтән чыккач, төчкергәндә һәм йөткергәндә бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар, дезинфекция чараларын куллану. Әгәр гаилә әгъзаларының берсе авырып китсә, бигрәк тә көнкүреш химиясе чараларын кулланып бинаны даими дымлы җыештыру, өслекләрне - компьютер клавиатурасы, смартфон экраны, пультлар, ишек тоткаларын һ.б. чистарту, биналарны даими җилләтеп тору актуальләшә. Шулай ук урамда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү: социаль ара ераклыгын саклау, кул бирешеп сәламләүләр һәм үбешүләр, җәмәгать урыннарындагы предметларга һәм әйберләргә кагылышларны чикләү; йөткергән яки төчкергән вакытта борын һәм авызны томалау өчен бер тапкыр кулланыла торган салфеткалардан файдалану һәм кулланганнан соң мәҗбүри утильләштерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International