Менделеевскида Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 33 ел тулуга багышланган митинг узды

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Чарада шәһәр халкы һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Әфганстанда сугыш 9 ел 1 ай һәм 18 көн дәвам итте. Үз бурычларын лаеклы үтәгән якташларыбыз Владимир Куршаков һәм Андрей Семенов бу сугышның геройлары булдылар.

Митингта Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев исеменнән Әфган сугышы ветераннарына Башкарма комитет җитәкчесенең торак коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары Ленар Зарипов мөрәҗәгать итте. Шулай ук митингта катнашучыларга сәламләү сүзе белән хәрби комиссар Сергей Залуженко, ветераннар Советы рәисе Лариса Кривилева һәм әфганчылар берлеге рәисе   Сергей Поспелов мөрәҗәгать иттеләр.

Җыелучылар һәлак булган менделеевлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм митинг ахырында истәлекле мемориалга чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International