Сәламәт тәндә - сәламәт рух

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

15 февраль көнне Ижевка авыл мәдәният йортында өлкән буын кешеләре өчен «Сәламәт тәндә-сәламәт рух» дигән спорт - уен программасы үткәрелде.

Әлеге чараның максаты, әлбәттә инде, спорт рекордлары түгел, ә өлкән яшьтәге кешенең ничек яшәргә мөмкинлеген һәм яшәргә тиешлеген пропагандалау. Чөнки озын гомерлелек- ул яшәү рәвеше.
Спорт азарты ярыш башынаннан ук катнашучыларны үзенә тартып торды. Аларның кәефенә көнләшерлек кенә иде.
Чара башында А. Н.Стрельникова методикасы буенча сулыш гимнастикасы үткәрелде. Барлык катнашучылар да бик теләп спорт эстафеталарында катнаштылар.
Спорт-уен программасында катнашучыларның барысы да уңай эмоцияләр, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International