Әдәби сәгать “Муса Җәлил – шагыйрь-патриот”

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

15 февраль көнне Песәй авылы китапханәсендә балалар өчен “Муса Җәлил – шагыйрь-патриот ” дигән әдәби сәгать булып үтте.

Китапханәче Рузалия Яраханова балаларны патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар аның “Күке”, “Сәгать”, “Әтәч” шигырьләрен кычкырып укыдылар. Чара ахырында “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International