Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң күпме вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Ул утлы еллар кайтавазы мәңге онытылмас. Күпме сугышчылар ерак далаларда ятып калдылар, күпмеләре тән һәм җан ярасы белән безнең арада яши. Песәй мәдәният йортының еш кына кунаклары булган Ришат Фаттахов һәм Айрат Шайхутдиновлар да әлеге вакыйгаларның җанлы шаһиты. Айрат безнең мәдәният йортының актив артисты да әле. Аларга алдагы тормышларында ныклы сәламәтлек телибез.