17 февральдә, Агния Бартоның туган көнендә бөтен дөньяда Халыкара изгелек көне билгеләп үтелә. Ә бит, билгеле булганча, иң матур истәлекләр ул балачак истәлекләре. Енабердино авыл китапханәсендә берьюлы ике бәйрәмгә багышланган укулар узды.
Агния Бартоның китаплары аша Ефимов Гриша, Долгов Андрей, Семёнов Святославның дәрт аласы килде. Малайлар А.Бартоның балалар бакчасында өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр, кызыклы викторина үткәрделәр, сабыйларча шатландылар һәм «Уенчыклар» сериясеннән шигырьләр укыдылар. Без барыбыз да балачактан, һәм әгәр дә сез аз гына булса да матур балачак хәтирәләренә әйләнеп кайтырга телисез икән - китапханәгә килегез һәм Агния Бартоның теләсә нинди китабын алып укыгыз.