18 февраль көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында өстәл теннисы буенча «Тиз ракета»турниры узды.Ярышларда нәниләр дә, өлкән сыйныф укучылары да катнашты. Ярышлар кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
Өстәл теннисы-хәрәкәтле мавыктыргыч спорт уены. Ул гына да түгел, яхшы реакция һәм координация, кискен акыл, тиз карар кабул итә белү һәм ниндидер өлешендә көндәшен җиңәр өчен хөйләкәр булуны да таләп итә Барлык балалар да яхшы уен, осталыкларын, җиңүгә омтылышын һәм спорт азартын күрсәттеләр.
Киеренке көрәштә җиңүне 4 сыйныф укучысы Шишов Роман яулады
Икенче урын-Игнатов Руслан (3 сыйныф укучысы)
Өченче урын-Кочемасова Валентина (3 сыйныф укучысы).