"Тел-кеше күңеленә ачкыч» исемле мәгълүмат сәгате

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

2022 елның 18 февралендә Ижевка мәдәният йортында «Тел - кеше күңеленә ачкыч» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. 21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көн дөньяда юкка чыгып баручы телләрне саклау һәм үстерү, лингвистик күптөрлелекне һәм күп телле белем бирүне үстерү, шулай ук тел һәм мәдәни йолалар турында хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан үткәрелә.
Җир шарында 6000ләп тел бар, шуларның яртысы юкка чыгу алдында. Күпчелек телләр рәсми «вазифага"ия түгел - ул телдә бары сөйләшәләр генә.
Чараның максаты-балаларны Халыкара туган тел көне белән таныштыру, туган телгә сакчыл караш, туган телең өчен горурлык, ата-бабаларыз, халкыбызның, мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү. Чарада катнашкан балалар «Халыкара туган тел көне» бәйрәменең оешу тарихы, Россия территориясендә бик күп телләр булуы һәм аларның кайберләре юкка чыгу алдында торулары, һәр халык өчен туган телнең кыйммәтләре турында белделәр. Халык мәкальләре, әйтемнәре,милли бәйрәмнәр искә төшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International