Балалар китапханәсе 4 нче мәктәпнең 1 сыйныфлары һәм 1 мәктәпнең 1А сыйныфы укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Халык зирәклеге җәүһәрләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Китапханәче Галиуллина Л.Г. балаларны халык иҗаты жанрлары белән таныштырды. Балалар «10000 мәкаль, әйтемнәр, табышмаклар, тизәйткечләр» китабыннан табышмаклар чиштеләр. Әкият геройлары, мәкальләр, әйтемнәр һәм бишек җырлары искә алынды. Танып-белү сәгатенең йомгаклау өлеше итеп «Балтадан ботка » рус халык әкиятен күрсәтү булды.