21 февраль-Туган телләр көне, дөньяда 6 меңгә якын тел яши һәм һәр тел кадерле. Алар арасында кызыклы һәм образлы телләрнең берсе удмурт теле. Удмурт халкының чигелгән сөлге белән бәйле гореф-гадәтләре күп, алар гомер буе кешене озата бара
Туган тел көненә багышланган «Пужьятэм чушкон»("Юлга сөлге алырмын») кичәсендә балалар бик күп нәрсә белделәр. Удмурт шагыйрьләренең шигырьләреннән өзекләр укыдылар, бизәкләр кисеп ябыштырдылар, җырлар җырладылар, чигүнең төрле технологияләрен белделәр. Чигелгән сөлгеләрдән күргәзмә тәкъдим ителде. Балалар «Удмурт милли костюмы» һәм «Казан буе этнографиясе» җыентыклары белән эшләделәр.