Туган телеңне бел һәм ярат

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

21 февраль-Туган тел көнендә Ижевка урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен туган тел, туган як тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрне тирәнәйтү, туган телне саклау һәм үстерү максатыннан «Туган телеңне бел һәм ярат " дип исемләнгән танып-белү викторинасы үткәрелде.

Китапханәче И.М. Останина балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. 6 нчы сыйныф укучылары викторинада актив катнаштылар, фикер алыштылар, туган телне өйрәнү кирәклеген расладылар, сорауларга җавап бирделәр, иҗади биремнәр үтәделәр. Катнашучылар «Мәкальне  дәвам ит», «Сүздә яшеренгән сүз», «Белемлеләр» һ.б. конкурсларда бик теләп катнаштылар. «Танып-белү минутлары» вакытында  балалар рус теленнән кызыклы фактлар белән таныштылар. Ә чара ахырында бергәләп һәр кешегә белемле булу мәҗбүриме, шулай кирәкме һәм белемсез кешенең нинди  тәэсир калдыруы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International