Туган телем - иркә гөлем

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

21 февраль - Халыкара телләр көне. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Камай авылы мәктәбендә “Туган телем - иркә гөлем” дип аталган интеллектуаль уен уздырылды.

Уен барышында балалар табышмакларга җаваплар таптылар, алфавит буенча фамилияләр тезүдә ярыштылар, мәкальләрне дөресләп тезделәр, төрле халык мәкальләре белән таныштылар. Һәр халыкның туган теле- аның мәдәнияте, тарихы көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгын, матурлыгын, әһәңлелеген сакларга  кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International