Армия калейдоскобы

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

23 февраль илебездә Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без туган җиребезне илбасарлардан батырларча саклаучыларга һәм тыныч вакытта үз хәрби бурычларын үтәүчеләргә хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Бу-чын ир-егетләр, безнең яклаучылар көне.

22 февраль көнне Турай авыл китапханәсенә Турай урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары килде. Балалар өчен «Армия калейдоскобы» исемле танып-белү-уен программасы үткәрелде.

Балалар игътибарына «Ватанга хезмәт итү  бөек дан» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Барысы бергә туган ил тарихын, чын геройларның исемнәрен һәм коралларын искә төшерделәр. Китапханәче сөйләве «Шарны кабарт», «Көчлеләр, өлгерләр, җитезләр» һ.б. уеннар белән үрелеп барды. Калейдоскоп барлык балалар өчен татлы сый белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International