23 февраль көнне узган бәйрәмдә ветераннарны, Ватанны саклаучыларны хөрмәтләделәр

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Мәдәният сараенда бәйрәм концерты узды.

Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Иҗади коллективлар матур бию һәм вокал номерларының төрле палитрасын тәкъдим иттеләр.

Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев ир-атларны, ветераннарны һәм Ватанны саклаучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
 

- Ватанны саклаучылар көнен һәр гаиләдә бәйрәм итәләр. Чөнки безгә Ватан, бурыч, Ватанны саклау төшенчәләре якын. Теләсә кайсы россияле, ул хәрби постта яки тыныч эш белән шөгыльләнәме – барыннан да элек үз Ватаны сакчысы. Без Россия, Татарстан һәм Менделеевск районы иминлеге өчен эшлибез. Сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм игелек телим, - диде үз чыгышында Р. Беляев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International