Туган тел көне

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Турай авыл китапханәсе «Туган телем - татар теле» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрде. Ел саен 21 февральдә Туган тел көне билгеләп үтелә. Кеше телсез яши алмый, телебездә без иҗат итәбез, аралашабыз, уйлыйбыз.

"Татар теле – энҗе бөртеге" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде, Г.Тукайның "Туган тел", К. Булатованың "Шушы яктан, шушы җирдән без", Ф. Сафинаның "Туган телдә җырлыйбыз", Д. Сирайның "Ватан төсе",  Р. Шэхованың "Телләр өйрәндем"дигән шигырьләрен  уку үткәрелде. Чара ахырында бергәләп "Туган тел» җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International