Татар китапханәсендә Халыкара туган телләр көне уңаеннан, 3мәктәпнең 3 “Б” сыйныфы укучылары белән туган тел дәресе үткәрелде. (Укытучылары: Җиһангараева Л.Н.)
Китапханәче балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, аларның туган телләрен ни дәрәҗәдә белүләре белән кызыксынды. Юкка чыгучы телләр турында сөйләп, “Дөньяның телләр атласы” һәм “Россиянең телләр кызыл китабы” турында мәгълүмат бирде. Укучылар әзерләп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Дәрес Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)