Иске Гришкин авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары (укытучысы Иштанова А.М.) белән берлектә «Туган телнең бәллүр чишмәсе»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче Бармакова Г.И. туган телнең матурлыгы, дәрәҗәсе һәм керәшен халкы язучылары һәм шагыйрьләренең иҗаты турында сөйләде. Барысы бергә әниләребез башкарган бишек җырларын җырладылар, тизәйткечләрне кабатларга тырыштылар. Чарада керәшен шагыйрьләре Егор Уткинның "Сабый чәк", "Икмәк", "Карлыгачлар түбән оча", Вера Хәмидуллина, Иван Алексеевның "Туган телем", "Безнең гаилә" дигән шигырьләре яңгырады. "Туган тел җәүһәрләре" дигән интерактив китап күргәзмәсе әзерләнде, анда керәшен, татар, рус фольклоры әсәрләре тәкъдим ителде. Балаларга бер сүзнең рус, татар һәм керәшен телләрендә яңгыравы кызык тоелды (Мәсәлән, китап-кенәгә).