Инде берничә дистә ел 23 февральдә без Ватанны саклаучылар көнен зурлап һәм бөтенхалык тарафыннан билгеләп үтәбез. 23 февраль-Россиянең Хәрби дан көне. Бу көндә үз Ватаныңны ярату, хөрмәт итү һәм яклау, кирәк булган очракта, аны лаеклы саклый белү төшенчәләренә типрән мәгънә салынган. Бу бәйрәм көненә Илнәт авыл китапханәсендә «Сугыш турында хакыйкать»дип исемләнгән әдәби күзәтү үткәрелде.
Китапханә хезмәткәре әлеге чараны шигырь юллары белән башлап җибәрде, бәйрәм тарихы турында сөйләде. Катнашучылар алдында җиңү яулаган сугышлар һәм рус халкы рухының көчлелеге турында сөйләүче тарих битләре җанланды. Күзәтү барышында тарихи характердагы китаплар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм илебез герой – сугышчылары белән бәйле сәнгать әдәбияты күрсәтелде. Шулай ук төрле еллардагы хәрби форма элементлары тәкъдим ителде.