23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне без туган җиребезне илбасарлардан батырларча саклаучыларга, шулай ук тыныч вакытта авыр һәм җаваплы хезмәт итүчеләргә хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Абалач авыл китапханәсе Абалач урта мәктәбе белән берлектә " Менә без нинди солдатлар" дип исемләнгән интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде.
Балалар шахмат ярышларында катнаштылар, ату буенча ярыштылар, яшерен шифрлар һәм серле кодлар чиштеләр, Бөек Ватан сугышы тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр, солдатлар турында китапларны атадылар. Уен барысы өчен дә файдалы узды.