21 февральдә бөтен дөнья Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Шушы матур бәйрәм уңаеннан Песәй балалар бакчасында тәрбиячеләр белән берлектә «Туган телем-бәллүр инеш" дип исемләнгән әдәби – танып-белү сәгате үткәрелде.
Балалар бәйрәмнең тарихы, Татарстан Республикасында яшәүче милләтләр белән таныштылар. Балалар бик теләп " Нәрсә ул туган тел?» дигән әңгәмәдә катнаштылар. Әңгәмә барышында туган тел турында мәкальләр, әйтемнәр искә төшерелде, табышмаклар чиштеләр, «Түбәтәй»милли уенын уйнадылар. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар. Чара ахырында «Мактанчык чыпчык» тмультфильмын карадылар.