Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында үзәк китапханә «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә «Россия халыклары»дип исемләнгән музыкаль-этнографик сәгать үткәрде.
Чарада катнашучылар илебездә яшәүче этник төркемнәрнең гореф-гадәтләре белән таныштылар, «Танышу» уенын уйнадылар, шулай ук безнең район территориясендә яшәүче халыкларның бию күренешләрен карадылар. 2014 елда Халыклар дуслыгы йорты ачылу тарихы белән ял итүчеләр арасында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Л.Ф. Галиева уртаклашты. Музыкаль-этнографик сәгать кысаларында «Туган як этнографиясе»дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Ял итүчеләр тәкъдим ителгән басмалар белән зур кызыксыну белән таныштылар.