23 февраль - борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр туган җирне басып алучылардан батырларча саклаган Россия сугышчыларының барлык буыннарына хөрмәт, Бу дата уңаеннан Камай китапханәсе мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә чаңгы шуу оештырды.
Малайлар һәм кызлар бу чарада бик рәхәтләнеп катнаштылар. Чаңгыдан соң балаларны чәй һәм коймак белән сыйладылар. Ә китапханәче Г.Галимуллина «Батыр малайлар турында китаплар» исемле күргәзмәсен әзерләде. Кешелекнең көчле яртысының батырлыгын, кыюлыгын һәм намусын чагылдыручы китаплар сайлап алынды. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Бу китапларны укыгач, бәлки, үзләре өчен ниндидер яңалык табарлар, чөнки көндәлек тормышта батырлык күрсәтеп, теләсә кайсы малай герой була ала.