Енабердино авыл китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Солдат җыры» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.
Батырлык, дан һәм намус турында тантаналы, дәртле җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Шулай ук чарада катнашучылар җырлар иҗат итү тарихы турында да белделәр. «Җиңелмәс һәм легендар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм ни өчен 23 февраль Ватанны саклаучылар көне дип аталуы турында презентация күрсәтелде.